Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 Май 2022, 10:18

Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды

Эшкуарлык сәгате Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды Муниципаль район хакимиятендә чираттагы эшкуарлык сәгатендә авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды.

Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды
Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды

 

Аларның беренчесе мөгезле эре терлек һәм вак маллар үрчетү буенча терлекчелек фермасы төзү турында иде. Планлаштырылган инвестиция салу күләме 15-20 миллион сум чамасы тәшкил итә. Ферманы Горький авыл Советының Сәет авылы янында урнаштыру күз уңында тотыла. Проект озак вакытка исәпләнгән, инвестор киләчәктә ит продуктларын эшкәртү һәм ярымфабрикатлар чыгаруны планлаштыра.

Икенче проект төргәкләрдә печән җитештерү һәм сату хакында булды. Аны тәкъдим итүченең җире бар, бер өлешендә күпьеллык үләннәр үстерелә. Ул шулай ук ике трактор, төягеч, печәнне рулоннарга төрү өчен пресс-җыйгычка ия.

 

 

 

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды
Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды
Читайте нас: