Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
2 август 2021, 11:57

Хостел да кирәк

Эшкуарлык сәгате Хостел да кирәк

Хостел да кирәк
Хостел да кирәк

 

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында чираттагы киңәшмә үтте. Анда Кушнаренко авылында егерме биш урынлык хостел ачу турында проект каралды.

Биредә безнең районга килгән кешеләр, туристлар туктала, студентлар яши ала. Чагыштырмача арзан хакка йокы урыны, интернет, гомуми кухня һәм кер юу бүлмәсе тәкъдим ителә.

Хостелны урнаштыру урыны бар. Аны төзекләндерү өчен акча кирәк. Проект буенча аның күләме 500 мең сум тәшкил итә. Бу тәкъдим белән чыгыш ясаучы хостелны быел сафка кертергә ниятли. Ул тормышка ашкан очракта өстәмә ике эш урыны булачак.

 

 

Хостел да кирәк
Хостел да кирәк
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: