Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2021, 09:48

Депутаттан бүләк

Иганә Депутаттан бүләк Безнең районда спортны яраталар, ләкин кайвакыт балалар спорт мәктәбен, төрле секцияләрне җиһазлар һәм спорт кирәк-ярагы белән тәэмин итүгә акча җитәрлек булмый. Шул чакта ярдәмгә өлкәннәр  килә.

Депутаттан бүләк
Депутаттан бүләк

Шушы көннәрдә «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятенең генераль директор урынбасары Дмитрий Солоницын компаниянең генераль директоры, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Локманов исеменнән балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә 25 пар чаңгы бүләк итте.

Соңгы ун ел дәвамында Газпром җәтәкчелеге, «Бердәм Россия» партиясеннән Корылтай депутатлары район мәктәпләренә спорт кирәк-ярагы алуда ярдәм итәләр.

–Безнең компания җитештерү эшчәнлегеннән тыш, балалар спортын үстерүгә дә зур игътибар бүлә. Киләчәккә иң яхшы инвестиция – балалар өчен тотынылган акча, – диде Дмитрий Иванович.

Чаңгы секциясендә илле бала шөгыльләнә. 2010 елдан башлап, чаңгычыларны тренер Айдар Сәетов әзерли. Яшь спортчылар карамагында ике чаңгы юлы бар. Кар яту белән чаңгычыларны күп яңа старталар көтә.

Дмитрий Солоницын шулай тарих-туган якны өйрәнү музеенда булды. Мәртәбәле кунак музейга яңа экспонат – Мосин винтовкасын бүләк итте.

 

 

Депутаттан бүләк
Депутаттан бүләк
Читайте нас: