Яңа көн
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2021, 16:02

Бездә дә булачак

Эшкуарлык сәгате Бездә дә булачак

Бездә дә булачак
Бездә дә булачак

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында чираттагы киңәшмә үтте. Анда ике эре инвестиция проекты каралды.

Илморза авылында этнопарк төзү – шуларның берсе. Ул миниатюралар паркын, кунакханә-ресторан комплексы һәм сыйфатлы комлык оештыруны үз эченә алачак. Планлаштырылган инвестицияләр күләме якынча миллиард сум тәшкил итә. Бизнес-проектны гамәлгә ашыру барышында 200 эш урыны булдырылачак. Проект башлангычы белән «Жульен» җәмгыяте чыгыш ясый.

Икенче проектны «Оазис» крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим итә. Ул тиздән күпмаксатлы агротуризм комплексы төзиячәк. Киләчәктә страус, ат һәм башка хайваннар үрчетергә, экологик чиста продуктлар сатарга, табигатьтә ял итү, экскурсияләр үткәрергәниятлиләр.   

Бездә дә булачак
Бездә дә булачак
Читайте нас: