Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 09:36

Терлекчелекне үстерүгә

Эшкуарлык сәгатеТерлекчелекне үстерүгә

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында чираттагы киңәшмә үтте. Анда терлекчелекне үстерү буенча инвестиция проектлары каралды.

Беренче проект ит өчен герефорд токымлы мөгезле эре терлек үстерүне максат итеп куя. Елга ун тонна ит җитештерү планлаштырыла. Башлангыч белән чыгыш ясаучы «Агростартап» проектында катнашу өчен документлар әзерли.

Бер крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе сөт юнәлешендә сыер маллары үрчетә һәм җитештерү базасын киңәйтү проектын тәкъдим итте.

Бүгенге көндә көтүлек һәм печәнлекләр өченҗир участоклары мәсьәләсе хәл ителмәгән.

Читайте нас: