Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2021, 10:59

Мәктәпкә әзерләнәләр

Кушнаренко районы яңалыкларыМәктәпкә әзерләнәләр

Кушнаренко авылы гимназиясендә балалар мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөри. Алар укытучылары Эльмира Муллагалиева белән бергә сәгать буенча вакытны белергә өйрәнәләр.

Шактый гына яшьтә дә кайберәүләр уклы сәгатьтән файдалана белмәүләре, шуңа күрә электрон сәгать кулланулары турында әйтәләр. Барсының да диярлек сәбәбе бер – бәләкәй чакларында әти-әниләре мондый сәгатьтән ничек файдалану турында аңлатмаганнар. Мондый хәл булмасын өчен мәсьәләне игътибарсыз калдырырга ярамый.

Эшне нидән башларга соң? Башта балага цифрблат, тәүлек, сәгать, минут, секунд, ярты сәгать, чирек сәгать кебек төшенчәләрне аңлатырга, сәгать, минут һәм секунд телләре турында сөйләргә кирәк. Аннан сәгатькә карап, практик шөгыльләнү мөһим. Баланың игътибарын сәгатькә ешрак юнәлтегез.

Читайте нас: