Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгатендә яшь кушнаренколылар кызыклы бизнес-идеяләр тәкъдим итте.
Сайтлар һәм программалар эшләү белән шөгыльләнүче җиденче сыйныф укучысы «Кушфорум» социаль челтәрен тәкъдим итте. Бу мәйданчыкта кушнаренколылар кызыксынулары буенча аралаша, район яңалыклары белән таныша, белдерүләр укый, сату-сатып алу белән шөгыльләнә алачак.
Үлән чәе җитештерү буенча икенче проект киңәшмәдә катнашучыларда шулай ук кызыксыну тудырды. Унөч-ундүрт яшьлек малайлар шифалы үләннәр җыюны оештырганнар да инде. Алар әзер продукция төргәкләрен күрсәтте.
Руслан Гыйззәтуллин вазыйфалы затларга бу проектларны тәкъдим иткән яшьләргә ярдәм күрсәтүне йөкләтте.