+11 °С
Болытлы
Кушнаренко районының Шәрип авылында су басудан зыян күргән кешеләргә кием һәм азык-төлек белән ярдәм күрсәтелде.
–Кәрәкә елгасында су өч метрга күтәрелде, ташкын бик тиз килеп җитте. Шул чакта этемне коткарып калу минем өчен иң мөһиме булды, – диде каза күрүчеләрнең берсе.
Ярдәм алучылар бу чараны оештыручыларның барысына да рәхмәтле.
Волонтерлар кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр, төрле өмәләрдә актив катнашалар.