Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 11:26

Эш сәфәре белән

Кушнаренко районы яңалыкларыЭш сәфәре белән

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән безнең районда булды. Ул муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин белән берничә хуҗалыкка барды.

Министр «Башкир-Агроинвест» һәм «Роса» җәмгыятьләрендә сабан бодае, арпа һәм борчак чәчү барышы белән танышты. Шәрип авылында эшкуар Руслан Сакаевның сөт кабул итү пунктын һәм төзелүче ашлык чистарту комплексын карады. Яңа Кормаш авылында наркотиксез киндердән экологик чиста продукция җитештерү буенча завод төзелеше, Латыйповның крестьян-фермер хуҗалыгында сыр җитештерү, роботлаштырылган ферма булдыру мәсьәләләре белән кызыксынды.

Үзәк МТСның Карача-Елга авылы басуларында заманча чәчү комплексының GPS-системасы контролендә ничек эшләвен күрсәттеләр. И. Фазрахманов комплексны үзе сынап карады.

Читайте нас: