Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 10:26

3Д принтерда барысын да эшлиләр!

3Д принтерда барысын да эшлиләр!

3Д принтер ярдәмендә савыт-саба, мебель, хәтта транспорт эшлиләр! Кайда дисезме? Кушнаренко 1нче мәктәбендә!

Кушнаренко район үзәгендәге 1нче мәктәп директоры Ринат Идрисов уртаклашуынча, мәктәп "Үсеш ноктасы" дип аталучы программага 2019 елда кушылган. Аның кысаларында биредә технология, ОБЖ, информатика кабинетлары җиһазланган.

Нәкъ менә "Үсеш ноктасы" мәктәпнең матди-техник базасын ныгытырга, белем бирү сыйфатын тагын да югарырак күтәрергә ярдәм итте, ди укытучылар. Укучыларга үз сәләтен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылган: алар карамагында хәзер заманча компьютерлар, башка төр уку әсбаплары күбәйгән, моннан тыш, балалар 3Д принтерда эшләргә өйрәнгән, виртуаль күзлектән һәм квадрокоптердан да бик теләп файдалана.

Информатика кабинетында мәктәп укучылары тарафыннан модельләштерелеп, 3Д принтерда чыгарылган төрле сувенирлар, уенчыклардан махсус күргәзмә булдырылган. Нечкә зәвык белән, ә иң мөһиме чынбарлыктагы предметларның искиткеч төгәл, әмма кечкенә күчермәләре булган әйберләр һәркемне сокландыра.

"Үсеш ноктасы" үзәгенең җитәкчесе Закир Вәлиев - инглиз теле укытучысы. Заманча җиһазландырылган үзәктә төрле фәннәрдән дәресләр уза, бу аларны мавыктыргычрак, фәһемлерәк итеп оештырырга мөмкинлек бирә, ди ул.

- Мин үзем дә, тормыш юлдашым Регина да авыл җирендә эшләүче укытучыларга бирелә торган грантка - 600 мең сумга ия булдык, - дип бәян итте ул. - Йорт төзедек. Хезмәт шартларыбыз зарланырлык түгел, кинәнеп эшлибез!

Мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә даими рәвештә матур җиңүләр яулый, ә менә "Үсеш ноктасы" барлыкка килгәч, аларның уңышы тагын да арткан.

Кушнаренко 1нче мәктәбенең талантлы укытучылары һәм укучылары белән гәзитебезнең киләсе саннарында якыннанрак таныштырырбыз.

Рәсемдә: Закир Вәлиев.

Фото: М.Латыйпова.

Читайте нас: