Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 09:56

«Халыклар дуслыгы» аллеясе

Кушнаренко районы яңалыклары«Яшел Башкортстан» «Халыклар дуслыгы» аллеясе

Кушнаренко районында «Яшел Башкортстан» акциясе дәвам итә. Чираттагысы Иске Кормаш авыл биләмәсенең Көдешлебаш авылында үтте.

Агач утыртуда өч дистәгә якын кеше катнашты. Авылга керү урынында нигез салынган аллея, күпмилләтле республикабызга багышлап, «Халыклар дуслыгы» дип аталды. Анда озын буйлы алтмыш нарат утыртылды.

Шушы авылдан чыккан Ралиф Мостафин финанс белән ярдәм күрсәтте. Авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов һәм «Уфа урман хуҗалыгы» унитар предприятиесе директоры Рөстәм Галләмов техника бирделәр.

«Яшел Башкортстан» акциясендә муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин катнашты.

Читайте нас: