Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 10:03

Файдалы семинар

Кушнаренко районы яңалыкларыФайдалы семинар

Кушнаренко авылы гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте.

Гөлназ Әхмәтшина һәм Рәсимђ Гыйльманова өченче сыйныфларда математика һәм рус теленнән нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып, ачык дәресләр күрсәтте. Рәсилә Рубцова җитәкчелегендә 3 «г» сыйныф укучылары әзерләгән «Табигатьне саклау» темасына сыйныфтан тыш чара шулай ук бик матур булды.

Семинар укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Гөлнара Хәлилованың «Беренче баскыч укучыларының белем бирүнең сыйфатын һәм нәтиңәлелеген күтәрү шарты буларак педагогик технологияләр» темасына чыгышы белән тәмамланды.

Кунаклар үткәрелгән чараның бик файдалы булуын билгеләде. Алар кызыклы күп мәгълүмат алган, иҗади эшләүче педагоглар белән танышкан, балалар белән эшләүнең яңа формаларын үзләштергән.

Читайте нас: