Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 10:57

Җырлаучы авыл

Кушнаренко районы яңалыкларыҖырлаучы авыл

«Җырлаучы авыл» республика конкурсының район этабы үтте. Анда туксаннан артык кеше катнашты. Ялгыз башкаручылар да, фольклор коллективлары чыгышлары да бар иде.

Бәйгене мәртәбәле жюри: халык иҗаты республика үзәгенең вокал-хор жанры буенча әйдәүче белгече Наталья Кондакова, Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжының музыка укытучысы Айгөл Хөсәенова, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лена әлиева бәһалады.

Конкурста җиңеп, беренче дәрәҗә лауреат исемен алучылар Уфа шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабында район данын яклаячак.
Читайте нас: