-4 °С
Болытлы
Кушнаренко районында ковидка каршы прививка ясату дәвам итә. Бу җәһәттән җитәкчеләр үрнәк күрсәтә.
Күптән түгел район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин вакциналанган иде. Урынбасарлары да аңардан калышмады.
– Прививка ясату – бу вирустан саклануның иң ышанчылы ысулы, – ди район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Иргалиев.