Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 14:33

Бәрәңгеләре тиздән алырлык була!

Бәрәңгеләре тиздән алырлык була!

Кушнаренко 1нче урта мәктәбендә былтыр агросыйныф барлыкка килде. Анда укучы кызлар һәм малайлар нәрсә белән шөгыльләнә, нинди хыяллар белән яши - бераз таныштырып үтик әле.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү - бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе: илебезнең барлык диярлек төбәкләрендә дә аларга кытлык күзәтелә. Кушнаренко районында әлеге мәсьәләне хәл итүнең яңа юлын тапканнар: биредә мәктәп укучыларын кечкенәдән җирне яратырга, үз куллары белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә, төрле тәҗрибәләр үткәреп, мул уңыш алырга өйрәтәләр. Моның өчен 1нче мәктәптә агросыйныф ачылган. Бүген ул уңышлы эшләп килә.

- Балалар агросыйныфта бик теләп, яратып укый, - ди әлеге сыйныф җитәкчесе Эдуард Әлимбәков. - 11-13 яшьлек 42 бала агросыйныфта белем ала. Без алар белән махсус кабинетта биология фәнен тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, гамәли эшләргә, ягъни мәктәп янындагы бакчада хезмәт салуга зур игътибар бүләбез. Мисал өчен, балалар үз куллары белән көзен виноград, алмагач, крыжовник, кура җиләге, бакча җиләге, карлыган утыртты. Алар, барыбызны да сөендереп, матур гына алынып китте. Кышын үзебезнең кабинетта тәҗрибәләр үткәрдек: безнең инде савытларда бәрәңге чәчәк атты, суган, кишер, башка яшелчәләр үстердек.

Агросыйныф җитәкчесе әйтүенчә, балалар тирә-як мохитне, үсемлекләрне саклау алымнарын җентекләп өйрәнә, быел Башкорт дәүләт аграр университеты белгечләре дә махсус лекцияләр белән мәктәпкә киләчәк.

- Безнең укучыларыбыз арасыннан киләчәктә үз эшен яратучы аграр тармак белгечләре чыгар дип ышанабыз, - ди Эдуард Әлимбәков.

Аграр сыйныф хакындагы күләмле мәкалә белән гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә танышырга мөмкин булачак.

Рәсемдә: Э.Әлимбәков.

Фото: М.Латыйпова.

Читайте нас: