Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2021, 14:24

Тукайны укып үсәләр

Тукайны укып үсәләр

Район балалар китапханәсендә «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре кунакта булды. Биредә алар катнашлыгында Г.Тукайның иҗадына багышланган «Яздан аерып булмый Тукайны» дип исемләнгән әдәби иртәлек үтте.

Китапханәчеләр кызлар һәм малайларны Тукайның тормыш юлы турында кыскача таныштырдылар, аның әсәрләрен искә төшерделәр, әкиятләрен укып ишеттерделәр.

Кичәдәге һәр бала сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмас, аны яратып, зурлап, шигырь һәм әкиятләрен кечкенәдән укырга өйрәнер дип ышанабыз.

Читайте нас: