Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2021, 14:22

Чираттагы проектлар каралды

Эшкуарлык сәгатеЧираттагы проектлар каралды

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында чираттагы киңәшмә үтте. Анда ике инвестиция проекты каралды.

Беренчесе – Чыршы-Тартыш авылында ит токымлы сыер маллары үрчетү. Проектның куәте – ел саен 50 баш үрчем алу. Эшләүнең өченче елында 150 центнер ит җитештерү күзаллана.

Икенчесе – район биләмәсендә иясез этләр өчен приют ачу. Проект әлеге вакытта әзерләү этабында, тиешле документлар туплау буенча эш алып барыла.

Читайте нас: