+15 °С
Болытлы
Республикада «Әтием – минем герой» иншалар конкурсы њтте. Анда Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Аделина Рәхмәтуллина да катнашты.
Ул әтисе белән бергә «Торатау» конгресс-холлында үткән Башкортстан ирләре форумына рәсми чакыру алды. Бүләкләү дә шунда булды.
Аделинага диплом һәм фитнес-сәгать, ә әтисе – Кушнаренко район Советы депутаты, фермер Илфир Рәхмәтуллинга Башкортстан ирләре советыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!