-5 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә өч инвестиция проекты каралды.
Аларның иң эресе – Андреевка төбәгендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы булган торак комплексы төзү. Ике гектар мәйданда спорт һәм балалар мәйданчыклары булган өч катлы җиде йорт төзү планлаштырыла. Киңәшмәдә катнашучылар проектны һәм йорт-ихаталарын үстерү концепциясен хуплады.
Икенче проект белән чыгыш ясаучы авыл биләмәләренең берсендә азык-тљлек һәм хуҗалык товарлары кибете төзү проектын тәкъдим итте.
Өченче инвестиция проекты яшелчә үстерү өчен теплица комплексы төзү турында иде. Аны тәкъдим итүче киләчәктә яшелчәләрне ел әйләнәсенә үстерүне планлаштыра.