22 апрельдә район мәдәният йортында Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» трагикомедиясе буенча куелган спектакль (режиссеры Энҗе Гыймалетдинова) була.
Театр сәнгатен сөючеләр тагын да Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Маһира Нуриуллина (Фатыйма), Гүзәлия Исламова (яшь Фатыйма), Гыйлемхан Гәрәев (Абдулла), Рәфис Бакиев (яшь Абдулла), Дамир Дәүләтгәрәев (Шакый) белән очрашачак. Музыкантлар Л. Хәмидуллин, Ф. Бикмөхәммәтов, рәссам И. Шәрипова, тавыш операторы Ф. Сафин, яктыртучы И. Арсланов һәм башкалар спектакльне сәхнәләштеүгә шулай ук лаеклы өлеш керттеләр.
Тамаша 19 сәгатьтә башлана. «Мизгелләр» татар халык театры артистлары чыгышы кушнаренколыларның күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.
Ф. ХАКОВА.