-10 °С
Болытлы
Район мәдәният йорты фойесында «Иҗат серпантины» дип аталган тукыма курчаклар күргәзмәсе үтте. Анда «Тиктормаслар» балалар үрнәк коллективы режиссеры Рузилә Илморзина һәм унбер яшьлек гимназия укучысы Азалия Шәһабетдинова теккән курчаклар күрсәтелде.
Күргәзмәгә килгән балалар биредәге курчакларның күптөрлелегенә гаҗәпләнде. Авторлар иҗаты төрле образларда сынландырылган. Курчаклар кул астындагы аллерген булмаган материаллардан тегелгән.
Күргәзмәне өлкәннәр караса да, артык булмас иде, чөнки кул көче белән тудырылган бу кадәр матурлыкны бер урында тагын кайчан күрәсең?!