-10 °С
Болытлы
Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова Кушнаренко авылында гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итте.
Катлаулы операция ясатуга квота алу, дәвалау учреждениесенә салуда булышлык, ташламалы дарулар алу – болар кушнаренколылар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең берничәсе генә. Министр урынбасары һәр мөрәҗәгатьнең үтәлешен шәхси контроленә алды.