Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2021, 15:21

Әти-әниләр канәгать калды

Кушнаренко районы яңалыкларыӘти-әниләр канәгать калды

Кушнаренко районының Шәрип урта мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзалары муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Рамазанов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ибәкова белән очраштылар.

Чыгыш ясаучылар әти-әниләргә йомгаклау аттестациясенә әзерлек барышы, балаларның җәйге ялын оештыру үзенчәлекләре, укучыларның льготалы категорияләренә күрсәтелгән дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.

Әти-әниләрне чыгарылыш имтиханнары, балаларның җәйге ялын һәм туклануын оештыру мәсьәләсе аеруча кызыксындырды. Сорауларга төпле җаваплар бирелде.

Мәктәпләрдә әти-әниләр белән очрашулар дәвам итә.

Читайте нас: