Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2021, 15:16

Автомобильләр дә, кызлар да матур булыр

Эшкуарлык сәгатеАвтомобильләр дә, кызлар да матур булыр

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә Кушнаренко авылында матурлык салоны һәм автосервис ачу турында инвестиция проектлары каралды.

Матурлык салоны ачу проектын тәкъдим итүче хатын-кызларга визажист, каш һәм маникюр ясау хезмәтләре күрсәтүне планлаштыра. Ул һөнәри осталык курсы үткән.

Икенче проектны тәкъдим итүче гамәлдәге шиномонтаж базасын киңәйтү юлы белән җиңел автомобильләрне һәм җиңел йөк машиналарын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау сервисы ачуны күзаллый.

Читайте нас: