Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2021, 09:53

Поликлиника күркәмләнде

Кушнаренко районы яңалыкларыПоликлиника күркәмләнде

Җылыту системасын ремонтлау, бинаның фасадын җылыту һәм иске тәрәзәләрне пластикка алыштыру нәтиҗәсендә кабинетларда җылы һәм якты.

Шулай ук су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, канализация системаларына капиталь ремонт ясалды. Хирургия, прививка ясау, процедура, хатын-кызларны тикшерү һәм йогышлы авырулар кабинетларында стеналар панель белән йөзләнгән, идәнгә кафель түшәлгән. Һәр кабинетка кайнар һәм салкын су кертелгән. Тышкы ишекләр һәм күтәрмә баскычлары яңартылган.

Пациентларга уңайлылык тудыру максатыннан мәгълүмат алу һәм табибка язылу өчен инфоматлар куелган.

Ремонт барышында түшәмнәр, стеналар бизәлгән, кайбер урыннарда линолеум җәелгән. Барлык кабинетларның ишекләре алыштырылган, катлар арасында баскыч култыксалары яңартылган.

2019 елда поликлиниканың нигезенә капиталь ремонт ясый башлаганнар иде. Ләкин бу гына бинаның җимерелүен туктата алмады. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ремонт өчен өстәмә акча бүлде.

Читайте нас: