Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 16:03

Ферманы киңәйтергә ниятли

Эшкуарлык сәгатеФерманы киңәйтергә ниятли

Кушнаренко районында терлекчелек фермасы төзү планлаштырыла.

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә Тарабердино авылында терлекчелек фермасы төзү турында инвестиция проекты каралды.

Проектны тәкъдим итүче гамәлдәге ферманы киңәйтергә һәм сыер маллары санын арттырырга ниятли. Моңа ярты миллион сум акча салу күзаллана. Фермада ике эш урыны бар, киләчәктә тагын икене ачу билгеләнә. Әлеге вакытта фермер төзелешен өлешләтә кушылып финанслау мәсьәләсе кискен тора. район башлыгы Руслан Гыйззәтуллин аны хәл итүне җаваплы кешеләргә йөкләтте.

Читайте нас: