Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 16:02

Булачак табиблар белән очраштылар

Булачак табиблар белән очраштылар

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин Башкортстан дәүләт медицина университетында укучы безнең район егетләре һәм кызлар белән очрашты. Ул булачак табибларга районның үсеше, төрле проектларда катнашуы, медицина кадрларына ихтыяҗ, яшь белгечләргә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук районның баш врачы вазыйфасын башкаручы И. Бакаев һәм хакимият башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Ф. Рамазанов катнашты.

Студентлар әңгәмәгә актив кушылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Читайте нас: