Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2021, 09:47

Өметләр чынга ашты

Өметләр чынга ашты

«Өмет» хатын-кызлар клубы әгъзалары, билгеле сәбәпләр буенча, айлар буена тиздән күзгә-күз очрашу булачагына өметләнеп яшәде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка ашты.

Язның беренче иң гүзәл бәрәме алдыннан район үзәк китапханәсенең уку залында «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» дип исемләнгән күрешү кичәсе узды.

Биредә җыр, бию, уен һәм бәйгеләр оештырылды, бүләкләр өләшенде.

Фәнисә Фђхретдинова язгы лирик шигырен укыды. «Өмет»челәрне Фидрат Бикмөхәммәтов һәм Гүзәлия Исламова да сәламләде.

«Яшьтәш» яшьләр үзәге волонтерлары клубның барлык әгъзаларына үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясап бүләк итте.

Читайте нас: