-7 °С
Кар
Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә алтын һәм көмеш әйберләрне ремонтлау, шулай ук ювелир әйберләре әзерләү буенча остаханә ачу буенча инвестиция проекты каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар районда мондый хезмәтләрнең булмавын, шунлыктан ювелир остаханәсенең халык өчен кирәклеген билгеләделәр.
Проект башлангычын тәкъдим итүче үз куллары белән эшләгән алтын-көмеш әйберләрне күрсәтте, аларны ясау сроклары һәм бәяләре турында сөйләде.