+17 °С
Болытлы
Шушы көннәрдә Әстерхан шәһәрендә авыл хоккей командалары арасында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия финал ярышларының III этабы узды. Биредә унике-унөч яшьлек яшь хоккейчылар катнашты.
«Кристалл» командасы республика данын лаеклы рәвештә яклады һәм өченче урынны алды. Спортчыларыбыз янә үзләренең иң яхшы командаларның берсе булуын исбатладылар! Хоккейчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын бик күп спорт җиңүләре телибез!