19 февралендә Үзәк телевидениенең «Беренче» канал төшерү төркеме «Башкортстандагы Коминтерн» сюжетын әзерләү өчен республикабызга килде. Алар Кушнаренко җирен дә читләп үтмәде, чөнки Бөек Ватан сугышы чорында нәкъ биредә Коминтерн мәктәбе эшли, монда разведчиклар әзерлек үтә.