Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2021, 13:48

Мәсьәләләр контрольгә алынды

Муниципаль район хакимиятендә Мәсьәләләр контрольгә алындыКушнаренко районы муниципаль район хакимиятендә гражданнар кабул итү үтте.

Халык мөрәҗәгатьләрен Башкортстан Республикасы буенча федераль инспектор Николай Разбежкин һәм Башкортстан Республикасы прокуроры Владимир Ведерников тыңлады. Гражданнарны кабул итүдә шулай ук район прокуроры Марат Насыйров һәм район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин катнашты.

Халык җирле үзидарә органнары һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте, шулай ук экология, җирдән файдалану, медицина кадрлары белән тәэмин итү, торак пунктларны газ челтәренә ялгау һәм су белән тәэмин итү темаларына да кагылды. Кабул итү барышында 20дән артык язма мөрәҗәгать керде. Аларның барысына да җентекле аңлатмалар бирелде, консультатив ярдәм күрсәтелде. Һәр мәсьәлә Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор аппараты һәм Башкортстан Республикасы прокуратурасы ягыннан контрольгә алынды.

Читайте нас: