Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2021, 11:47

Һава торышы үзгәрә: юлларда берүк сак булыгыз!

Һава торышы үзгәрә: юлларда берүк сак булыгыз!

Якын көннәрдә һава торышы үзгәрүенә бәйле Башкортстан юл хезмәткәрләре автомобильчеләргә мөрәҗәгать иттеләр. һава торышы белгечләре фаразларына ярашлы, 23 - 25 гыйнвар көннәрендә республикада һава торышы җылы һава агымы үтеп керүе сәбәпле үзгәрәчәк. 23 гыйнварда республиканың көнбатыш районнарында һава температурасы иртәнге сәгатьләрдә 32 градуска кадәр суытачак. Төнлә һәм иртән юлларда томан булуы ихтимал.
24-25 гыйнварда юеш кар, кар катыш яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, җил секундына 17 метр тизлектә исәчәк. Тимерчыбыкларны һәм агачларны юеш кар сырачак. Юлларда кар көртләре, бозлавык булачак. Көндез һава температурасы 0, -5 градуска кадәр күтәрәләчәк.
Юл хезмәте автомобильчеләргә ерак сәфәрләргә чыгуны кичектереп торырга киңәш итә. Катлаулы һава шартларында автотранспорт белән идарә итү манерасын үзгәртергә кирәк.
"Тизлек режимын, хәвефсез дистанцияне саклау, маневрлар ясаганда сак булу һәм тормозга басу фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" - дип мөрәҗәгать итте БР Юл хуҗалыгы идарәсе республика халкына.
Бердәм ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112.
БР Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек әйләнәсе диспетчерлар хезмәте: 8-927-955-11-00

Читайте нас: