Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2020, 16:31

ЧЫН СУЫКЛАР БАШЛАНА...

ЧЫН СУЫКЛАР БАШЛАНА...

Синоптиклар һава торышы кинәт үзгәрүен фаразлады.

Башкортстанга 30 градуслы салкыннар кире кайтачак. Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, суыклар бу якшәмбедә,20 декабрьдә, башлана. Ул көннәрдә республика территориясенә салкын фронт килә һәм термометр баганалары төнлә -20,-25° кадәр, аязыткан вакытта -30 градуска кадәр төшәчәк, көндез —13,18 градус көтелә.

Әлегә республика халкы берничә көн җылы һава торышыннан файдаланып кала ала.

"17, 18 декабрьдә республика территориясе аша атмосфера фронтлары узачак. Күпчелек районнарда төрле интенсивлыктагы кар явачак, аерым участокларда кар көртләре хасил булачак. Төнлә һава температурасы -8, -13°, көндез -4, -9 градуска кадәр булачак", — дип ачыклый синоптиклар.

фото: из интернета

источник: https://alluki.rbsmi.ru

Читайте нас: