Яңа көн
+19 °С
Облачно
Новости
17 Марта 2020, 06:42

Коронавирус таралуга каршы тору буенча эшче төркем булдырылды

Коронавирус таралуга каршы тору буенча эшче төркем булдырылды #ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
Коронавирус таралуга каршы тору буенча эшче төркем булдырылды
Русия Президенты коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме турында боерыкка кул куйды.
Аңа ярашлы:
2019-NCOV коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен төзергә.
Инфекция таралуга каршы тору буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме составын расларга.
Коронавирус йогышы таралу куркынычы булган Русия Федерациясе субъектларының югары вазыйфалы затларына (Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләренә) 2019-NCOV инфекция таралуга каршы тору буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итәргә.
Инфекция таралуга каршы тору буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме эшчәнлеген Русия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Русия Федерациясе Президентының Русия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә йөкләргә.
Дәүләт Советының эшче төркеме составына ике дистәгә якын кеше керә.
Читайте нас