Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2020, 16:13

“Тамырлар” конкурсы Языково авылында узачак

“Тамырлар” конкурсы Языково авылында узачак

“Тамырлар” конкурсы Языково авылында узачак
Татар фольклорының “Тамырлар” I ачык фестиваль-конкурсы Башкортстанның Благовар районы хакимияте, хакимиятнең мәдәният идарәлеге һәм район Мәдәният йорты тарафыннан оештырыла. Ул халкыбызның бай халык авыз иҗатын, җыр-биюләрен, йолаларын саклау һәм популярлаштыру бурычын куя.
Конкурс-фестиваль ике турда уза. Беренче тур февраль-март айларында Благовар районының авылларында үткәрелә. Анда ялгыз башкаручылар да, фольклор, гаилә, этнографик ансамбльләр катнаша ала. Халык җырын, халык биюен башкаручылар, музыка коралларында уйнаучылар өчен аерым номинацияләр булдырылачак. Җиңүчеләр 24 февральдә “Тамырлар” фестиваль-конкурсының Благовар районы үзәге Языково авылында узачак йомгаклау тантанасында катнашу хокукын алачак.
Бәйге ике категориядә уза: 18 яшькә кадәрге балалар һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында. Чыгыш ясаучыларга төбәк татарларының сөйләм үзенчәлекләрен саклау мәҗбүри.
Бәйгедә җиңүчеләр Гран-при һәм башка кыйммәтле бүләкләр алачак.
Читайте нас: