Яңа көн
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2019, 17:08

«Яңа көн» – яңа хәбәр

«Яңа көн» – яңа хәбәр
Юллар төзекләндерелә, юл билгеләре яңартыла
Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда төбәк һәм муниципальара юлларда 3,7 меңнән артык юл билгесе алыштырылган, 2,3 меңнән артык яңа билгеләр урнаштырылган.
"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда хәзер 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла.
Юлларда хокук бозуларны фото-һәм видеотеркәүнең стационар камералары санын 527гә җиткерү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада машинаның авырлыгын үлчәү контроль пунктлары барлыкка киләчәк.
Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел йөз мең кубометрдан артык яңа асфальт салыначак, бордюрлар алмаштырылачак, җәяүлеләр кичүләре төзекләндереләчәк һәм юл хәрәкәте билгеләре яңартылачак.
“Башкортстанда туристик потенциал югары!”
Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә туризм үсеше буенча киңәшмә үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, туриндустрия вәкилләре катнашты.
– Республикада туризм – безнең икътисадның җитди тармагы, бу өлкә белән даими шөгыльләнәчәкмен, – диде Радий Хәбиров. – Без уникаль туристик потенциалга ия, ләкин калганы, инфраструктура, мәгълүмат бирү һәм башкалар аңа ярашлы түгел. Бездә чынлап та якорь нокталары бар, ләкин аларның үсеше өчен вакыт кирәк булачак. Бер үк вакытта булганны эчтәлек белән баетырга кирәк. Миңа калса, бу әле тулысынча эшләнмәгән. Бер нәрсәдә бер фикердәбез: бездәге кебек югары потенциалны кулланмау гөнаһ.
Дача амнистиясе озайтылды
Россиядә дача амнистиясен 2021 елның 1 мартына кадәр озайттылар. Тиешле законга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.
Күрсәтелгән датага кадәр бакча участокларындагы йортларга хокукны гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Закон күчемсез милекне гражданлык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм шәхси торак секторын үстерүгә стимул бирәчәк.
Закон, шулай ук, Россия төбәкләре тарафыннан кадастр эшләре өчен максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында чикләнмәгән норма кертә. Моннан тыш, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына гомум милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомум файдаланудагы җирләрне, милеккә бушлай бирү вакыты озайтыла.
Яңа дәрес кертелә
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә яңа дәрес укыта башлаячаклар. Укыту программалары һәм дәреслекләр инде әзер, бөтен төбәкләрдә шахмат педагоглары әзерләнә. Башлангыч сыйныф укучыларын мотлак рәвештә шахмат уенына өйрәтәчәкләр.
Берничә төбәктәге эксперименталь шахмат проектлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм чиновниклар бу фәнне илнең барлык белем бирү учреждениеләрендә дә укыту турында карар кабул итте.
Мәгариф министры Ольга Васильева билгеләп үтүенчә, чит илләрдә шахмат дәресләре укучы балаларның өлгереш күрсәткечләрен 35-40 процентка арттыра. Бу интеллектуаль уен баланы үстерә.
Беренче сыйныф укучыларының шахмат дәресләре 33 сәгать тәшкил итсә, икенче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр балалар 34 сәгать шөгыльләнәчәк. Ягъни атнага бер дәрес укыячаклар.
Читайте нас: