Яңа көн
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2019, 00:41

Радий Хәбиров этно-тирмәләрдә булды

Радий Хәбиров этно-тирмәләрдә булды
Бүген Торатау итәгендә узучы «Торатау җыены» республика бәйрәмендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров районнар һәм шәһәрләрнең этно-тирмәләрендә булды. 25 муниципалитетның һәркайсы милли атрибутлар белән үз ишегалларын оештырган.
Биредә милли кәсеп һәм аш-су буенча осталык дәресләре узды. Милли киемдәге кунакчыл хуҗалар кунакларны башкорт, урыс, татар һәм башка телләрдәге халык җырлары белән каршы алды.
Башкортстан җитәкчесе шулай ук милли көрәш бәйгеләрен дә карады. Тамашачыларга 1981 елда Ишембай районы Сабантуенда Радий Хәбировның җиңү яулавы һәм халык бәйрәмендә иң яхшы батырларга тапшырыла торган тәкә белән бүләкләнүе турында сөйләделәр.
Бәйрәмдә шулай ук урыс лаптасын, яки америка бейсболын хәтерләтүче «Шәкәй» милли уены да узды.
Бу минутларда Торатау итәгендә опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков, «Аргымак», «Бүреләр», «Курайсы», «Кәрван-сарай», «Далан», «Бәхетле», «Дан», Башкорт халык уен кораллары милли оркестры катнашлыгында Toratau-party концерт программасы башланды.
90нчы елларда башкорт рок-төркеменә нигез салган "Дәрвишхан"ның яңа составы чыгышы бәйрәмнең үзенчәлекле вакыйгасы булачак.
Кичә популяр диджейлар DJ Khan һәм DJ Fatikh катнашлыгында яшьләр дискотекасы, шулай ук лазер тамашасы белән тәмамланачак.
Читайте нас: