Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 20:13

ДӨРЕС ПЛАНЛАШТЫРУ ҺӘМ ҮЗ ВАКЫТЫНДА ҖАВАП БИРҮ ПРОБЛЕМАНЫ ХӘЛ ИТҮНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ЫСУЛЛАРЫ

#Нацпроект
#Федеральная программа
#В.В.Путин
Кремльдә үткән Дәүләт Советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин губернаторларны русиялеләрнең сорауларына вакытында җавап бирергә өндәде. Бу очракта төбәкләрдә яшәүчеләрне борчыган күп кенә проблемалардан котылып була, — дип исәпли Русия лидеры. «Аңлыйбыз, бөтен нәрсәгә дә акча җитми, әмма эш дөрес оештырылган икән, анда күп кенә әйберләрдән арынырга мөмкин. Кайчакта видеоматериаллар, фотоматериаллар карыйм — һәм сорау туа: ә анда губернатор кайчан булса да булганмы соң? Кайчан да булса бу объектларны күргәнме ул?» — дип сорады Президент. Дәүләт башлыгы, дөрес планлаштыру һәм һәм кешеләр мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирү булса, күп кенә проблемалар зур тырышлык таләп итми, дип өстәде.
Мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: