Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2019, 16:46

Юл эшләре башлана

Авылларыбыз матур булсын
Юл эшләре башлана
Әхмәт, Горький һәм Кушнаренко авыл биләмәләрендә юллардагы чокырларны ямау башланды. Ә район үзәгендә яшәүчеләр Октябрь һәм Юрьев урамнарындагы кайбер участокларны тәртипкә китерүгә сөенәләр. Район күләмендә юлларны ремонтлау буенча шактый эш күләме карала.
– Җәй дәвамында барлык урамнар да төзекләндерелер дип ышанабыз. Такыр юллардан үтүләре күңелле бит, – ди Рәзим абый Галиев.
Район буенча 2500 квадрат метрдан күбрәк мәйданда чокырларны асфальтлап, тигезлисе бар. Моның өчен җирле бюджеттан 2,5 миллион сумга якын акча бүленгән.
– Иң башта аеруча начар юлларны тәртипкә китерәбез. Юл төзү-ремонтлау идарәлегенең бердәм командасы чокырларны тузан һәм пычрактан тазартып, асфальт җәйделәр. Моңа 100 мең сум акча бирелде, – ди Әхмәт авыл биләмәсе башлыгы Зилә Ялаева.
Хәзер әхмәтлеләр тигез юллардан йөриячәк. Алда тагын да күләмле эшләр көтә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: