Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2019, 17:03

Торак сертификатлары тапшырылды

Социаль яклау
Торак сертификатлары тапшырылды
Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин Әхмәт, Ахлыстино һәм Иске Тукмаклы авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Анна Прохорова, Лия Солтанова һәм Наилә Хәмитовага социаль түләү алуга торак сертификатлары тапшырды. Хәзер бу әбиләр үзләре теләгән урыннан торак сатып алырга хокуклы. Үзләре дә төзетә ала.
Торак сертификаты алучылар шатлык яшьләрен тыя алмадылар, тәэссоратларын уртаклаштылар, тормыш юллары турында сөйләделәр. Руслан Ринат улы аларга сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы исәнлек, озын гомер теләде.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: