– Шимбә көннәрдә укучылар баланың гомуми үсешенә булышлык итүче гомуммәктәп чараларына җәлеп ителәчәк. Анда малайлар һәм кызлар спорт белән шөгыльләнәчәк, туган як мәдәниятен өйрәнәчәк. Әлбәттә, аларның иминлеген укытучылар тәэмин итәчәк, – ди район мәгариф бүлегенең баш белгече Гөлнара Гыйрфанова.