Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2019, 13:51

Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке

Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке
Республика җитәкчесенең җәмәгате Каринэ Хәбирова Стәрлетамактагы Балалар йортында булды.
Бирегә аның белән бергә Р. Нуриев исемендәге хореография колледжы укучылары, "Премьер" төркеме җырчылары, "Эко Пышка" башкорт ашлары рестораны пешекчеләре дә килде.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен төрле осталык дәресләре оештырылды. Бию ансамбленә йөрүчеләр хореография колледжында укучылар белән бергә халык биюләре өйрәнде. Башкортстанның атказанган артисты Зинфира Габделхакова аларга биюче һөнәрен кайсы уку йортларында үзләштереп булуы хакында сөйләде.
Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке
Балалар Каринэ Хәбировага үзләре яшәгән бүлмәләрне күрсәтте, кызлар аны бергәләп кыстыбый пешерергә чакырды. Каринэ ханым бу ризыкны бик яратуын, ә гаиләсе өчен күбрәк аш һәм хашлама пешерүе турында сөйләде.
Малайлар аны һөнәрчелек остаханәсенә чакырды һәм үз куллары белән эшләгән бизәнгеч әйберләр эләргә җайланма бүләк итте.
Балалар йортында махсус фатир да бар. Тиздән үзаллы тормышка аяк басачак үсмерләр биредә өлкәннәр ярдәменнән башка яшәргә өйрәнә. Каринэ Хәбирова аларга аш-су бүлмәсенә кирәк-ярак бүләк итте.
Читайте нас: