Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2019, 16:39

Тиз һәм уңайлы

Дәүләт хезмәтләре
Тиз һәм уңайлы
Дәүләт хезмәтләре порталы – ул белешмә-мәгълүмат сайты. Теләгән һәр кеше аннан Россия Федерациясендә дәүләтһәм муниципаль хезмәтләр турында мәгълүмат белән танышу, шулай ук бу хезмәтләрне электрон формада алу мөмкинлегенә ия.
Вакытны янга калдыру һәм хезмәт алуның уңайлыгы – порталның төп өстенлекләре: дәүләт учреждениесенә шәхсән барып, чиратта торасы юк. Шушы рәвешле паспорт алырга яки алыштырырга, транспорт чарасын теркәргә, штраф булу-булмавын тикшерергә һәм түләргә, врач кабул итүенә яки баланы балалар бакчасына чиратка язарга һәм башка күп эшләрне башкарырга мөмкин.
Әлеге вакытта порталның каталогына 21 министрлык, 62 ведомство, 11 сайт кергән. Дәүләт пошлинасын онлайн түләгәндә 30 процент ташлама ясалуы да мөһим.
Кушнаренко авылында дәүләт хезмәтләре порталында ничек теркәлергә?
1нче адым. https://www.gosuslugi.ru дәњләт хезмәтләре порталына керегез.
2нче адым. Электрон хезмәтләрдән тулысынча файдалана алу өчен ТЕРК€ЛЕРГ€ кнопкасына басыгыз.
3нче адым. Үзегезнең элемтә мәгъләматларын кертегез.
4нче адым. Сезнең мобиль телефонга яки электрон почтагызга активлаштыру коды киләчәк.
5нче адым. Порталда исәп язмасын күпфункцияле үзәктә, почта бүлекчәсендә, Пенсия фонды идарәлегендә расларга кодны почта аша шәхсән үзең алырга була.
6нчы адым. Хәзер сез хезмәтләрне электрон төрдә алу мөмкинлегенә ия.
Теркәлүдә авырлыклар туса, ни эшләргә?
Бу очракта социаль челтәрләрдәге https://vk.com/gosuslugi102 республика тљркеменә мөрәҗәгать итә аласыз. Техник ярдәм белгечләре сезнең сорауларга җавап бирер һәм тиешле ярдәмне күрсәтер.
Сорауларны шулай ук 8-800-100-70-10 яки 115 телефоннары аша да бирергә мљмкин.
Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше бүлеге.
Читайте нас: