Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2019, 10:55

Гүзәл затларга багышлап

Гүзәл затларга багышлап
Март ае табигать тезгенен үз кулларына алу белән күңел язны, шул ук вакытта аның беренче бәйрәмен – Халыкара хатын-кызлар көнен көтә башлый. Үзен ирмен дип санаган һәр көчле зат кешелекнең нәфис өлешен – әни, әби, апа, кызларны бу көнне котламый калмыйдыр ул.
Тамашаны парлы татар биюе башлап җибәрде. Алып баручы егетләр теленнән шаян сүзләр, котлау-теләкләр өзелмәде. Студентлар курай, гитарада оста уйнауларын, җыр-биюгә маџир булуларын танытты. Яраткан укытучылары һәм газиз әниләренә багышланган презентация күрсәткәннән соң, аларга чәчәк гөлләмәләре тапшырылдылар.
Һәм, ниһаять, челтәрле һәм системалы идарә итү бњлегенең асыл егетләре тамашачы алкышлары астында бию тезмәсе (попурри) башкарды. Концертның иң югары ноктасы булган чыгыш беркемне дә битараф калдырмады. “Хатын-кызларга багышлана” җыры белән тәмамланган тамаша һәркемнең күңелендә онытылмас эз калдырды. Гүзәл затлар өчен бәйрәм оештыруны егетләрдән генә диярлек торган төркемгә ышанып тапшырылуы үзен тулысынча аклады.
Читайте нас: