Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2019, 12:52

Бүген ул үзе герой

Хезмәттәшем турында
Бүген ул үзе герой
Берәүләр аны һаман да Кушнаренко телевидениесенең хәбәрчесе һәм соклангыч дикторы буларак хәтерләсә, икенчеләргә ул район гәзитендәге басмалары белән яхшы таныш.
Журналистлар үзләре дә язма геройлары булырга хаклыдыр дип уйлыйм, укучыларның да алар турында автор гына түгел, бәлки, шәхес буларак та күбрәк беләсе киләдер.
Аида Кушнаренко авылында туып үсә. Тарабердино гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән әнисе киңәшен тотып, педагогия колледжына башлангыч сыйныф укытучысы һәм музыка белгечлеге буенча укырга керә. Рус теле һәм әдәбияты кызның яраткан фәннәре була. Аның сүз байлыгы, иҗатка омтылышы нәкъ шуннан киләдер дә. Студент елларында А.Шаһапова (ул чакта әле Әхмәдалина) музыка, бию белән мавыга.
Колледжны тәмамлау белән М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бүлегенә керә. Аны уңышлы тәмамлап, психолог һәм социаль педагог дипломы ала. Нәкъ шуңа да аның кешеләр белән җиңел аралашуы, язмаларының булачак геройлары – хәтта иң йомык, дәшмәсләрне дә әңгәмәгә җәлеп итә белүе гаҗәп түгел.
Аида Зәниф кызының геройлары арасында укытучы һәм тәрбияче, медик һәм полиция хезмәткәре, волонтер һәм ветеран, студент һәм юбиляр, спортчы һәм тренер, башка һөнәр ияләре бар.
Хезмәттәшебез яраткан һәм яратучы хатын, бәхетле әни, соклангыч хуҗабикә. Ире Данил белән биш яшьлек улларын тәрбиялиләр. Узган ел уртак тырышлык белән салган йортларына чыктылар, әле аны җиренә җиткерү белән мәшгульләр. Аида унсигез яше тулу белән водитель таныклыгы алган, автомобильне кайбер кљчле зат вәкилләреннән дә яхшырак йөртә.
Утыз җиде ел гомеремне район гәзитенә багышлаган кеше буларак, редакциядә Аида Шаһапова кебек үз һөнәрен яратып башкаручы, сәләтле яшь хезмәткәрләр эшләвенә ихлас сөенәм.
Аида Зәниф кызын һәм барлык хезмәттәш хатын-кызларны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән ихлас тәбриклим, ныклы сәламәтлек, олы бәхет, мәхәббәт һәм гаилә иминлеге телим!
Илдар ХАФИЗОВ.
Читайте нас: