Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2019, 17:22

Тиздән 8 март!

Тиздән 8 март!
Ниһаять, мартка да да аяк бастык һәм барыбыз да язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көнен көтеп яшибез. Әлеге мизгелне бигрәк яратам. Йорт кыекларында боз сөңгеләренең җылы кояш нурлары астында тып-тып тамып яз җырын җырлавын күзәтүләре нинди рәхәт! Бар табигать җанлана, шуңа да кешеләр дә гүзәлрәк күренә сыман.
Быел 8 март уңаеннан өч көн ял итәчәкбез. Ә бу гаиләң белән бергә булу өчен бик яхшы мөмкинлек. Әниләрегез, картәни, сеңел-апаларыгызга, ахирәтләрегезгә бүләгегез әзерме?
Үзем бу мәсьәләгә бик җитди карыйм: әллә кайчан барлык ахирәтләремә зур булмаган бүләкләр – бәйләнгән башмакларым әзер. Алар һәммәсенә дә ошар дип ышанам.
Әниемә яратуым, ихтирам итүем һәм рәхмәтләремне аеруча белгертәсем килә. Кулларымның җылысын тойган, үзем ясаган аңа дигән бүләк бәйрәм көнен көтә дә инде. Ә сеңелләремә нәрсә бүләк итәргә әле хәл ителмәгән.
Ә сез, хөрмәтле укучылар, хатын-кызлар кљнен каршыларга әзерсезме? Нинди бүләкләр барладыгыз? Әгәр дә әлегә берни дә уйлап тапмаган булсагыз, сљекле хатын-кызларны гәзитебез сайты аша котлау мөмкинлеге барлыгын тагын бер тапкыр искәртәм. Моның өчен зур булмаган текстны һәм фоторәсемне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрергә кирәк. Бу котлау нибары 100 сумга гына төшәчәк.
Читайте нас: