Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2019, 17:09

Карина исемле йолдыз

Карина исемле йолдыз
Кышның соңгы аенда Пенза шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Анда Россиянең унике төбәгеннән 24 команда катнашты. Шәхси беренчелектә 69 гимнастка чыгыш ясады.
Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Кушнаренко балалар спорт мәктәбеннән талантлы гимнастка Карина Хәйфуллина (тренеры Любовь Шәрәфетдинова) барды.
Безнең гимнастка Россия спорт мастер программасы буенча шәхси исәптә чыгыш ясап, үзе өчен иң югары нәтиҗәгә иреште.
Команда беренчелегендә Башкортстан Республикасы сигезенче урынны алды.
Каринага алда яңа җиңүләр телибез!
Читайте нас: