Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2019, 13:43

Яхшылыгыгыз өчен рәхмәт, яраткан укытучым!

Яхшылыгыгыз өчен рәхмәт, яраткан укытучым!
Яраткан укытучым Галәуова Клара Мәсгуть кызын беренче яз бәйрәме – 8 март белән чын күңелдән котлыйм. 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең 4 «в» сыйныфы исеменнән Сезгә мавыктыргыч дәресләрегез, безне максат куеп алга барырга өйрәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Көн саен мөлаем карашыгызны күрергә һәм ягымлы тавышыгызны ишетергә шатбыз. Язгы Кояшның беренче көләч нурлары Сезгә җылылылык һәм бәхет нурлары булып яусын. Авыр эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек, ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм яхшы кәеф телим.
Хөрмәтле Клара Мәсгуть кызы! Изгелек һәм белем чыганагы булып киләчәктә дә балкыгыз!
Ихтирам белән 4 «в» сыйныф укучысы Эльза РӘХМӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: