Иҗат турында сөйләгәндә, без барыннан да элек бөек кешеләр, язучы, рәссам, җырчыларны күз уңында тотабыз. Чынлыкта исә һәркемнең тормышында иҗатка урын бар. Ул син үз эшећне автоматик рәвештә генә түгел, бәлки камилләштереп, нинди дә булса яңалык кертеп башкарганда һәркөнне күренә. Кеше иләамланып, рухланып эшләгән урында һәрвакыт иҗатка урын бар.